«Экспертлар җавапларында ветеринария турында еш бирелә торган сораулар» сәхифәсен дәвам итәбез

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба алачак. 

Тема: Эре мөгезле терлекләрнең сәламәтлеген саклауның төп аспектлары: көтү өчен файдалы тәкъдимнәр.

2 нче бүлек: Сәламәтлекнең репродуктив ягын тикшереп тору 

3 нче бүлек: Тояк авыруларын профилактикалау. Тояклар белән проблеманың сәбәпләре һәм төрле: шома, пычрак, каты һәм даими дымлы идән, гиподинамия, уңайсыз, дөрес ясалмаган һәм дымлы станнарда озак вакыт басып тору, баланссыз рацион (җитәрлек дәрәҗәдә каты азык булмау), мәсәлән, протеинга бай азык тояк авыруы куркынычын арттыра. Әгәр азыкта крахмал өстенлек итсә һәм клетчатка аз булса, бу табан җәрәхәте барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Тоякларның сәламәтлеген саклау өчен даими рәвештә функциональ эшкәртү мөһим. Әгәр тоякларны сирәк киссәң, яки гомумән моны эшләмәсәң, инфекция таралуга сәбәп булып тора, димәк, тояк авырулары барлыкка килә. Тоякларны елга 2 тапкыр, бозаулаганнан соң һәм бозаулар алдыннан ташланганчы кисү хәерле. Әгәр тояк үсеп китсә, бу хайванның авырлыгы дөрес бүленмәвенә, табанына яки табанның итенә зыян китерә. Бу күренеш, үз чиратында, тояк итенең артык үсүенә китерә. Нәтиҗәдә пододерматит барлыкка килә, тоякның йомшак тукымалары җәрәхәтләнергә мөмкин. Инфекцияләр куркынычы шулай ук арта. Алай гына да түгел, әгәр тоякларны озак кисмәсәң, бу тоякларның сеңгерләре тартылуга китерергә мөмкин.

Тоякларны даими эшкәртүдән тыш, көн саен сыер басып тора торган урынны чистартырга кирәк, чөнки ул идәннең коры һәм чиста булуын тәэмин итә һәм инфекциянең үрчү процессын туктата.

Мәсәлән, тояклар даими вакыт пычрак булу травматизмга гына түгел, ә селтеле тирәлек мөгез ясалу процессын җимерүгә дә китерергә мөмкин. 

Дым күләменең даими артуы, тоякның физик характеристикалары бозылуга китерә. Тоягы йомшак, какшаган була, нәтиҗәдә тоякларда төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International