Уртак йомгаклау коллегиясе

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Арча районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директор урынбасары Андрей Муковнин, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев сөйләде.

Нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре:

- Авыл хуҗалыгы хайваннары арасында 510 миллионнан артык вакцинация үткәрелде, алар баш санын йогышлы авырулардан ышанычлы яклауны тәэмин итте. 

- 5,5 миллионнан артык диагностик тикшеренүләр авыруларны вакытында ачыкларга һәм мөмкин булган куркынычларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирде.

- 77 миллионга якын паразитларга каршы эшкәртү, паразитар авыруларны профилактикалауны һәм хайваннарның сәламәтлеген саклауны тәэмин итте. 

- 14 меңнән артык авыл хуҗалыгы бинасында масштаблы дезинфекция үткәрелде, ул 19 миллион квадрат метрдан артык мәйданны били. Бу инфекцияләр таралу куркынычын киметергә һәм терлек продукциясе куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

 Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин Республика ветеринария хезмәтенең эшен югары бәяләде, :

«Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте учреждениеләрне матди-техник тәэмин итү, кадрлар әзерләү дәрәҗәсе һәм уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеге кебек төп юнәлешләр буенча абсолют лидерлар рәтенә керә». 

Андрей Муковнин Татарстан Хөкүмәтенә төбәкнең ветеринария хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Узып баручы елга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ирешелгән күрсәткечләрне саклап калуның мөһимлеген ассызыклады һәм алдагы чорга төп максатларны билгеләде:

- Татарстан Республикасы территориясенең эпизоотик тотрыклы иминлеген тәэмин итү. 

- Эре терлекчелек комплексларын һәм фермер хуҗалыкларын биологик яклау дәрәҗәсен арттыру.

- Терлекчелекнең үтәкүренмәлелеген арттыру һәм терлекчелекнең торышын тикшереп тору өчен терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу процессын активлаштыру. 

- Тармакның кадрлар потенциалын ныгыту өчен квалификацияле яшь белгечләр җәлеп итү. 

- Ветеринария лабораторияләре эшчәнлегенең аккредитацияләнгән юнәлешләре спектрын киңәйтү.

- Инфраструктураны үстерү һәм биологик калдыкларын юк итү системасын камилләштерү. 

Бу чаралар Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте позицияләрен ныгытырга, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын күтәрергә, шулай ук төбәкнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерергә ярдәм итәчәк. 

#ДУВКМРТ #ветеринария #ТатарстанРеспубликаДостижений
 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International