Татарстан Республикасы төбәкнең биологик иминлеген тәэмин итүдә мөһим адым ясады. Арча районында беренче мәртәбә биологик калдыклар җыю пункты ачылды, бу мөһим вакыйгага әверелде.
Бу чара биологик калдыклар белән эш итүгә экологик якын килүнең әһәмиятен ассызыклый һәм Татарстан хакимиятенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы технологияләрне кертергә әзерлеген күрсәтә.
2023 елда 582-ФЗ номерлы Федераль законга («Ветеринария турында») үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр нигезендә, 2024 елның 1 сентябреннән башлап яңа биотермик чокырлар төзү тыела. Бүген Татарстан Республикасы территориясендә биологик калдыкларны күмү өчен гамәлдәге 1651 объект исәпләнә, алар арасында 808 себер язвасы өчен һәм 843 биотермик чокырлар бар. Әмма 2024-2025 елларда 16 биотермик чокыр бетерелде һәм гамәлдәге объектлар 2030 ел ахырына кадәр генә кулланылачак.
Бу яңалыклар биологик калдыклар белән эш итүнең альтернатив ысулларын эшләү кирәклеген ассызыклый. Нәкъ менә шуңа күрә «Сария Био-Индастрис Волга» заводы биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруда төп роль уйный. Бу завод, терлекчелек калдыклары белән нәтиҗәле эш итүне тәэмин итеп, республиканың барлык эре авыл хуҗалыгы оешмалары белән диярлек хезмәттәшлек итә.
2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Россиядә беренче булып «Сария Био-Индастрис Волга» компаниясе белән тыгыз партнерлыкта биоиминлек программасын эшләтеп җибәрде.
Ел саен җыела торган биокалдыклар күләме 36,5 мең тонна чамасы тәшкил итә, шуның 30 мең тоннасы — җитештерү калдыкларына, ә калган 6 мең тоннасы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хайваннар һәм кош-корт калдыкларына туры килә.
Оешма тарафыннан бөтен Россия буенча утильләштерелгән биокалдыкларның гомуми күләме елына 200 мең тоннага җитә.
Моннан тыш, ветеринария хезмәте тарафыннан зур булмаган фермер хуҗалыкларыннан һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан биокалдыулар җыюны оештыруга аерым игътибар бирелә.
2025 ел дәвамында программа өстәмә рәвештә ун муниципаль районны үз эченә алды: Әгерҗе, Аксубай, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман һәм Чистай районнары.
Биокалдыкларны җыю пунктларын ачу экологик тотрыклы агросәнәгать комплексын төзү юлында мөһим этап булып тора. Бу вакыйга әйләнә-тирә мохитне һәм халык сәламәтлеген саклау буенча дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыру үрнәге булды.
Ул республика җитәкчелегенең экология һәм авыл хуҗалыгының мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә җаваплылык һәм инновацион караш принципларына тугрылыгын раслый.
Тулырак видеода.