62 меңнән артык эт рәсми статус алган!

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Сезнең яраткан хайваныгыз әлегә реестрга кертелмәгәнме? Бу турыда хәзер үк кайгыртыгыз! Республиканың дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан 62 322 эт теркәлгән. 


Йорт хайваннарын теркәү процедурасы түбәндәгечә үткәрелә: 
- шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эпизоотик чаралар белән бер үк вакытта; 
- мобиль пунктларда; 
- шулай ук гражданнар дәүләт ветеринария учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә. 
Халыкка уңайлы булсын өчен күчмә пунктлар оештырылган, анда хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын терки, кирәкле ветеринария хезмәтләрен ала һәм барлык кирәкле документларны тутыра ала. 
Күбрәк белү яки чиплауга язылу өчен якындагы дәүләт ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итә аласыз. https://guv.tatarstan.ru/podrazdeleniye.htm 


Үзегезнең хайваннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм җаваплы хуҗа булып калыгыз! 
ТР МК Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International