Йорт этләрен теркәү кагыйдәләре

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел Татарстанда йорт этләрен теркәү мәҗбүри чарага әйләнде. Безнең уртак максат – хайваннарның тормышын куркынычсызрак итү һәм урамнарда тәртип саклау. Чиплау ни өчен кирәк соң? 
Чиплау – югалган хайванны өенә кайтаруның иң ышанычлы ысулы. Моннан тыш, чит илгә барганда ветеринария паспортын рәсмиләштерү өчен рәсми теркәлү мәҗбүри чара булып тора.
Микрочип кертү процедурасы авырттырмый һәм куркыныч түгел Хайваннарны дәүләт ветеринария клиникасында, күчмә пунктларда яки шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне планлы карау вакытында теркәргә мөмкин. Үзең белән РФ гражданины паспорты, ИНН һәм СНИЛС булырга тиеш. 
Этне шулай ук шәхси клиникада чипларга һәм мәгълүматларны кертү өчен дәүләт ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
2026 елның 1 маена кадәр чиплау бәясе 350 сум тәшкил итәчәк.
Рейдлар һәм штрафлар 
Профильле хезмәтләр даими рәвештә рейдлар үткәрәчәк һәм районда барлык этләрнең теркәлүен, аларны урамда йөртү кагыйдәләренең төгәл үтәлүен тикшереп торачак. 
Теркәлмәгән өчен аның хуҗасына беренче тапкыр кисәтү ясалачак яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Әгәр хокук бозу ел дәвамында кабатланса, штраф инде 5 мең сум тәшкил итәчәк. 
Өч айдан өлкәнрәк хайванны сатып алып, хуҗасы аны 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Көчеккә өч ай булганчы чипларга өлгерергә кирәк. 

Тулырак: Россия 1 телеканалындагы сюжет

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International