«Экспертлар җавапларында ветеринария турында еш бирелә торган сораулар» сәхифәсен дәвам итәбез

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба алачак. 

Тема: Кыш көне эт белән йөрү: кайгыртучан хуҗалар өчен кулланма 

Кыш – елның матур вакыты, ул кешеләргә генә түгел, аларның дүрт аяклы дусларына да шатлык китерә ала. Әмма елның салкын вакытында эт белән уңайлы һәм куркынычсыз йөрү өчен кайбер мөһим моментларны исәпкә алырга кирәк. Әйдәгез, кышкы сәфәрләрне сезнең һәм сезнең хайваннарыгыз өчен ничек күңелле итәргә икәнен карыйк.

Этләр кыш көне туңалармы?

Әйе, этләр туңа, ләкин, төрлечә, токым үзенчәлекләренә карап:

• Салкынны яхшы кичерәләр : Төньяк токымнары (хаски, самоед, маламут), куе йонлы эре этләр 

• Салкын тию куркынычы шома йонлы һәм йонсыз токымнар, декоратив һәм кечкенә этләр, көчекләр, өлкән яшьтәге хайваннар, сәламәтлеге начар булган хайваннар 

Салкында күпме йөрергә? 

• -10°С ка кадәр, эре этләр: 30-60 минут 

• -10°С тан түбәнрәк: 15-30 минут 

• Кечкенә һәм шома йонлы этләр салкында: 15 минутка кадәр яки урамга чыгып кына керергә 

Иң мөһиме: хайванның үз-үзен тотышын күзәтегез, әгәр калтыраса, аякларын бөкләсә яки шыңшый башласа өегезгә керегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International