Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXVI съездында катнашты.
Съезд кысаларында республиканың агросәнәгать комплексында агроикътисадый сәясәтне үстерү перспективалары, шулай ук аның авыл территорияләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары икътисадын үстерүдәге әһәмияте мәсьәләләр каралды.
Съезд кысаларында шулай ук сарыкчылыкны, терлекчелекне һәм сөт җитештерүне, авыл территорияләрен үстерү, сыйфатлы, органик продукция җитештерү, мелиорация өлкәсендәге ярдәм мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Чара азагында агросәнәгать комплексының тармак үсешенә өлеш керткән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.