Тукай районында эшлекле киңәшмә узды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин Тукай районында булды, анда төбәкнең аграр секторының җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. 


Җыелышта катнашучылар арасында район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Тукай районының авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәшит Хәбетдинов, шулай ук эре хуҗалык җитәкчеләре бар иде. Очрашуның төп темасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә биоиминлек дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.


Сөт терлекләрен асраучы фермаларда биологик яктан саклау системасын оештыруга юнәлдерелгән чараларга аерым игътибар бирелде. 


Кабул ителгән стандартлар нигезендә, һәрбер мондый ферма түбәндәге мәҗбүри шартларга туры килергә тиеш: хуҗалык территориясенә чит затларны һәм техниканы үткәрми торган ышанычлы койма булу; предприятие территориясенә керер алдыннан автотранспорт чаралары тәгәрмәчләрен санитар эшкәртүне тәэмин итә торган дезинфекция барьеры урнаштыру; яңа килгән терлекләргә тиешле тикшерү һәм вакцинация үткәрү тәмамланганчы, вакытлыча тоту өчен махсуслаштырылган карантин бинасы булдыру. 


Эшче персоналны һәм җитештерү территориясенә килүчеләрне кертү алдыннан санитар эшкәртү процедурасын мәҗбүри уздыру таләбе аерым ассызыкланды.


Моннан тыш, катнашучылар тармак предприятиеләренә терлекләрне читтән кертү процедурасына таләпләр турында фикер алыштылар: терлекләрне кертү Татарстан Республикася Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге белән алдан килештерелгәннән соң гына мөмкин; терлекләрнең теләсә кайсы партиясенә кирәкле ветеринария таныклыгы бирелә ; кертелгән барлык яңа терлекләр «Хорриот» махсус электрон системасында теркәлә; яңа партия мәҗбүри карантин чаралары үтә.
Әлеге аспектлардан тыш, киңәшмәдә катнашучылар терлек авыруларын профилактикалауга, авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча технологияләрен кертүгә, азык рационын оптимальләштерүгә һәм сөт фермаларында җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга кагылышлы башка мәсьәләләргә дә тукталдылар. Дәүләт структуралары һәм АПК предприятиеләре арасында үзара хезмәттәшлекне яхшырту зарурлыгы каралды, моңа дәүләт һәм төбәк хакимиятләре ягыннан ярдәмнең яңа чаралары, фермер хуҗалыкларына яңа мәгълүматны җиткерү дә керә. 

Мондый киңәшмәләр ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, терлекләрнең иминлеген һәм халыкның биоиминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International