Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гыйниятуллин эш сәфәре белән Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булды.
Эш визиты барышында ветеринария берләшмәсе, лаборатория биналарының техник торышы каралды һәм өйрәнелде. Берләшмә коллективы белән очрашу үткәрелде, анда район халкына ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру, эпизоотологик вәзгыять, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын идентификацияләү буенча эш алып бару һәм башка мәсьәләләр каралды.
Шулай ук лабораториянең нәтиҗәле эшләве һәм авыл территорияләренең иминлеген тәэмин итүдә сыйфатлы ветеринария хезмәте күрсәтүнең роле мәсьәләләрен җентекләп карадылар.
2025 елда лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре:
– барлыгы 121 144 тикшеренү
– бактериологик – 4 631
– серологик – 10 2032
– ПЦР диагностикасы – 6 035
– биохимик – 1 967
– копрологик – 3 341
– микроскопик – 1 756
– патологоанатомик – 188.
Мондый даими визитлар килеп туган кыенлыкларны тиз арада ачыкларга һәм республикада ветеринария тармагын тотрыклы үстерү өчен үз вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Безнең социаль челтәрләрдә тулырак укыгыз:
МАХ
ВКонтактеда