Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Балык Бистәсе районы гражданнар җыенында катнашты. Чара җирле үзидарә мәсьәләләрен карау кысаларында узды. Габделхак Мотыйгуллин үз чыгышында республика үсешенең төп юнәлешләре, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру буенча 2025 ел казанышлары турында җиткерде.
Моннан тыш, хайваннарда аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм районда йогышлы авырулар таралуны булдырмау мәсьәләләре күтәрелде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендәге эпизоотик вәзгыять турында сөйләде. Шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын дөрес тоту буенча, ветеринария законнары таләпләренә туры килә торган, тәкъдимнәр бирелде.
Безнең социаль челтәрләрдә тулырак укыгыз:
МАХ