Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Прокуратура органнары, дәүләт хакимиятенең төп институтларының берсе буларак, закон сагында тора. Җаваплы хезмәтегез белән Сез республика халкының мәнфәгатьләрен закон каршында яклап, килеп туган мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәсез. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, күңел җылысы һәм иминлек телим!
ТРМК ДВБИ җитәкчесе Т.М.Галеев