Көнчыгыш календаре буенча быелгы елның символы – җете кызыл ат. Ат хезмәттә, сәламәтлектә һәм сәяхәтләрдә кешенең тугры ярдәмчесе булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә аның образы бүген хәрәкәт, көч һәм тотрыклылык символына әверелде, алга таба да максаттан тайпылмыйча хәрәкәт итүне һәм кцчне гәүдәләндерсен.
Яңа елда үз максатларыбызга ышанычлы һәм тиз адымнар белән ирешергә, фикердәшләребезнең ярдәмен тоярга язсын.
2026 ел яңа һөнәри ачышлар, уңышлы проектлар, кыю идеяләр һәм яхшы яңалыклар алып килсен. Сезгә, туганнарыгызга һәм, әлбәттә инде, тереклекләрегезгә ныклы сәламәтлек телибез!
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре тынычлык һәм шатлык атмосферасында узсын.
Бәйрәм белән котлап, без шулай ук куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлегенә дә игътибар итәбез. Саклану чаралары комплексы төбәктә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен кирәк.
Көтелмәгән хәлләр килеп чыккан вакытта кирәкле ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын исегезгә төшерәбез:
• 101-янгыннан саклау һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
• 102-полиция
• 103-ашыгыч медицина ярдәме
• 104- газ хезмәте
• 112 - барлык ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм номер
Барлык гражданнарга да бәйрәм көннәрендә дә бер-берсенә игътибарлы, җаваплы һәм ихтирамлы булып калуларын сорап мөрәҗәгать итәбез.
Яңа ел һәрберегез өчен якланганлык, кайгыртучанлык һәм киләчәккә ышаныч хисеннән башлансын! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Безнең каналлар:
ВКонтактеда https://vk.com/guvkmrt
Рәсми сайт https://guv.tatarstan.ru/
МАХ https://max.ru/id1654004220_gos