Теләсә нинди мәгълүматны, шул исәптән фото һәм видеоматериалларны урнаштырырга ярамаганлыгын аңлатабыз:
- Татарстан территориясендә БПЛА куллану, төшү урыннары, төрләре, очу траекториясен һ. б. ачыкларга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны;
- ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану турындагы мәгълүмат;
- тынычлыкны саклый торган һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашу урыннары турындагы мәгълүмат;
- ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашу урыннарын ачыклауга ярдәм итә торган мәгълүматны.
Тыю Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 29 августындагы 695 номерлы Указы нигезендә кертелде. Чикләүләр хакимият органнарының рәсми публикацияләренә һәм аларга сылтама биргән мәгълүматка кагылмый. Мондый материалларны бастырып, дошманга ярдәм итеп, оператив хезмәтләрнең эшенә комачаулык килергә мөмкин.
Күктә БПЛА күрсәгез, 112 номерына шалтыратыгыз.