Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Тимур Галиев чыршыдан Казан шәһәрендә яшәүче 9 яшьлек Зәйнәпнең открыткасын алды. Зәйнәбнең яңа елга иң зур теләге – спорт турниклы булу Шулай ук цифрлы пианино турында хыялланган 13 яшьлек Саминаның хаты да безнең җитәкчегә чыкты. «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә. Анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлегенә куркыныч янаган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, гаилә кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге, хәрби хезмәт һәм (яисә) мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы яки катнашкан гаиләләрдәге балалар, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә яшәүче һәм теркәлгән балалар, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә даими яшәүче гаиләләрдәге балалар, яшәү урыннары зыян күргән яки атышлар аркасында башка җирләргә китәргә мәҗбүр булган гаиләләрдәге балалар.
Быел акция 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанның ЕЛКАЖЕЛАНИЙ.РФ проекты сайтына 3 меңнән артык бала үзләренең кадерле хыяллары белән бүлеште.
Тулырак видеода