Татарстанның авыл территорияләре җитәкчеләре өчен белем күтәрү программасы тәмамланды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасының яңа сайланган авыл җирлекләре башлыклары өчен квалификация күтәрү программасы тәмамланды. 
Курсның тематикасы комплекслы алым кулланып авыл территорияләрен үстерүнең һәм нәтиҗәле идарә итүнең инновацион стратегияләренә багышланган иде. Катнашучылар халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, инфраструктураны үстерү һәм җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча белемнәр һәм гамәли тәкъдимнәр алдылар.
Программа өч ай дәвамында — 2025 елның октябреннән декабренә кадәр барды. Төп юнәлешләр арасында авыл территорияләрен тотрыклы үстерү, уңайлы яшәү мохите булдыру һәм авылның иҗтимагый проблемаларын хәл итү мәсьәләләре бар иде. 
Спикерларның берсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин булды, ул «Терлекләрдә һәм кошларда аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларга юл куймау. Терлекләрне читтән кертү һәм чыгару кагыйдәләре» буенча лекция укыды.
Авыл җирлекләре җитәкчеләренә ветеринария контроленең нәтиҗәле системасын оештыру һәм терлекләр сәламәтлеген саклау буенча киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирелде. 
Оештыручылар ассызыклаганча, мондый курслар авыл территорияләренә ярдәм итү, дәүләт программаларын уңышлы гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшырту өчен квалификацияле кадрлар әзерләү урыны булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International