Татарстанда аучылык ресурсларын яклау һәм терлекләрнең авыруларын профилактикалау буенча видеоконференция

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов рәислегендә аучылык ресурсларын терлекләр авыруларыннан яклау буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Габделхак Мотыйгуллин һәм Илшат Гыйниятуллин бу чарада катнаштылар.

Татарстанда кыргый кабаннарның санын киметү буенча йогышлы авырулар таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Хәбәр ителгәнчә, 2020 елдан башлап республикада 18 меңнән артык кабан ауланган.

Моннан тыш, республика Россия Федерациясе территориясендә АЧС таратмау һәм бетерү чараларын гамәлгә ашыру буенча күрше регионнар белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International