Исегезгә төшерәбез, 2025 елның сентябрь башыннан түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәтүнең яңа кагыйдәләре кертелде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Аерым алганда, хезмәт күрсәтүче кулланучыга түләүле ветеринария хезмәте күрсәтәчәк конкрет затны күрсәтү һәм, бу хезмәтнең күрсәтелү рәвешеннән чыгып, мәгълүмат бирү йөкләнә. (РФ Хөкүмәтенең 30.04.2025 N 579 карары).

"ВетИС" ФГИСта мәгълүмат тапшыру һәм аннан мәгълүмат алу тәртибе яңартылды (01.09.2025). (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 13.05.2025 N 331 боерыгы).

Гражданнарга ветеринария өлкәсендә кулланырга мөмкин булган препаратларның составы һәм күләме, серияләре турындагы мәгълүмат, даруларның партияләре турында белешмәләр бирүнең тәртибе билгеләнде (01.09.2025).

Ветеринария өлкәсендә кулланыла торган даруларны җитештерү, читтән кертү яки бер урыннан икенче урынга күчерү белән шөгыльләнә торган затларга һәм оешмаларга карата да Тәртипнең 2-4 пунктларында күрсәтелгән белешмәләрне "ВетИС"ФГИСка тапшыру кирәк булачак. 

Күрсәтелгән белешмәләрне бирү дарулар әйләнеше турындагы законның 52.2 маддәсенең 13 бүлегендә күрсәтелгән дару препаратларына карата таләп ителми. (Россельхознадзорның 30.01.2025 N 83 боерыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International