Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераны Мәхмүт Хәбир улы Заһидуллинның йөрәге тибүдән туктавын хәбәр итәбез. Мәхмүт Хәбировичның бөтен хезмәт эшчәнлеге ветеринария берләшмәсендәге эш белән бәйле иде. Ул яхшы практик һәм җитәкче булды. Мәхмүт Хәбир улы – ветеринария табиблары Заһидуллиннар династиясенең башында торучы.
Ветеринария табибы һөнәрен аның уллары һәм оныгы сайлаган.
Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе ДБУ коллективы туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.