Сезнең яраткан хайваныгыз әлегә реестрга алынмаганмы?
Аны кайгырту вакыты җитте! Республиканың дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан 57 499 эт теркәлгән.
Йорт хайваннарын теркәү процедурасы түбәндәгечә үткәрелә:
- шәхси хуҗалыкларда эпизоотик чаралар уздырылган вакытта;
- мобиль пунктларда;
- шулай ук гражданнар дәүләт ветеринария учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә.
Халыкка уңайлы булсын өчен күчмә пунктлар оештырылган, анда хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын терки, кирәкле ветеринария хезмәтен ала һәм барлык кирәкле документларны тутыра ала.
Күбрәк мәгълүмат алу яки чиплауга язылу өчен якындагы дәүләт ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итә аласыз. https://guv.tatarstan.ru/podrazdeleniye.htm
Үзегезнең хайваннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм яхшы хуҗа булып калыгыз!
ТР МК Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте