«Ветеринария PRO. Экспертлар еш бирелә торган сорауларга җавап бирә» сәхифәсен дәвам итәбез

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу – кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем актуаль сорауларга җавап таба алачак. 


Тема: Эре мөгезле терлектә кетоз: профилактика үткәрүнең сәбәпләре, нәтиҗәләре һәм заманча методлары 
2 бүлек: Кетоз килеп чыгуның төп сәбәпләре 
3 бүлек: Клиник формалар һәм диагностика 
4 бүлек: Кетозны профилактикалауның заманча ысуллары 


Тулы канлы тукландыруны оештыру: 
• Бозаулаганчы 2-3 атна алдан имезү рационына күчү 
• Яңа бозаулаган сыерлар өчен рационның энергетик кыйммәтен арттыру 
• крахмал һәм шикәр күләмен тикшереп тору (рационның коры матдәсендә 24-26% крахмал булырга тиеш) 
• Сыйфатлы клетчатка белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү (НДК кимендә 28-30%) 
• Яңа бозаулаган сыерлар рационында майлы азык кушылмаларын куллану. 
• Азык кушылмаларын куллану. 


Технологик чаралар: 
• Сыерларның симезлеген контрольдә тоту 
• Коры матдәне куллануны максимальләштерү өчен тору урыннарында уңайлы шартлар тудыру 
• Транзит чорында стрессларны киметү 
• Кыпык картаның урыныннан күчүен профилактикалау һәм аппетитны стимуллаштыру өчен даими саф һавада йөртүне оештыру 


Диагностик контроль: 
* Бозаулаганнан соң беренче 2 атнада субклиник кетозга даими скрининг ясау
* Канның биохимик күрсәткечләрен мониторинглау 
 • Сөттә май белән аксым нисбәтен анализлау-1,5 тән югары булганда кетоз булу ихтималы арта

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International