Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев җитәкчелегендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Чарада Идарә башлыгы урынбасары, ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр башлыклары һәм баш хисапчылар, шулай ук территориаль бүлекләрнең башлыклары катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде:
- төлке һәм кабаннарның санын җайга салу эшенә анализ, шулай ук мониторинг тикшеренүләре нәтиҗәләре;
- дәвалау-профилактика чараларына анализ һәм УВП даруханәләренә лицензия бирү;
- “Хорриот” ФГИСында авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алуга анализ.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча һәр юнәлештә вәзгыятьне яхшырту буенча конкрет адымнар билгеләнде. Утырыш материаллары тиешле карарларны үтәү өчен структур бүлекчәләргә җибәреләчәк.