Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбендә Татарстан Республикасының күптән түгел сайланган авыл җирлекләре башлыклары өчен квалификация күтәрү программасы буенча дәресләр дәвам итә.
Курсның темасы – “Авыл территорияләрен үстерүнең һәм нәтиҗәле идарә итүнең инновацион стратегияләре: комплекслы якын килү”.
Программа 2025 елның октябреннән декабренә кадәр уздырыла.
Төп спикерларның берсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин булды, ул «Хайваннарда һәм кошларда аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларга юл куймау. Терлекләрне чик аша кертү һәм чыгару кагыйдәләре» дигән темага чыгыш ясады.