ВКС режимында ТР МК ГУВ вәкилләре Омск өлкәсенең эш төркеме белән “Омск өлкәсе территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибен һәм мондый эшчәнлекне гамәлгә ашырганда чаралар исемлеген билгеләү турында”гы закон проекты буенча очрашты.
Чарада ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Алинә Хәйруллина һәм хокук бүлеге башлыгы Рөстәм Шәяхмәтов катнашты. Катнашучылар Татарстан Республикасының хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гамәли эшләнмәләре белән бүлештеләр.
ТР МК Баш идарәсе яңалыкларына язылырга:
Телеграм t.me/guvkmrt
ВКонтактеда https://vk.com/guvkmrt