«Хорриот» системасында эре мөгезле терлекләрне исәпкә алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының «Хорриот» компонентында эре мөгезле терлекләрне исәпкә алуны тәэмин итү мәсьәләсе буенча ВКС режимындагы киңәшмәдә катнашты. 

Катнашучылар системаны камилләштерүнең агымдагы бурычлары һәм перспективалары турында фикер алыштылар,шулай ук хайваннарны исәпкә алуны, аларның торышын тикшереп торуны яхшырту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм тәкъдимнәр алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International