Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба алачак. Тема: “Эре мөгезле терлектә кетоз: сәбәпләре, нәтиҗәләре һәм заманча профилактикалау методлары.
Сөт терлекчелегендә кетоз иң киң таралган һәм икътисадый яктан әһәмиятле метаболик авыруларның берсе булып кала, бигрәк тә сөт күп бирә торган сыерларга сөт төшкәндә. Сыерларда кетоз савымның кимүенә, үрчү функцияләренең начараюына һәм булган башка авыруларның көчәюенә китерә.
Нәрсә соң ул кетоз? Кетоз – сыерларның канында, сидегендә һәм сөтендә кетон тәнчекләренең югары булуы белән характерлана, метаболизм процессы бозылу нигезендә барлыкка килә. Авыру тискәре энергетик баланс нәтиҗәсендә барлыкка килә, ул вакытта хайванның организмы энергия җитмәүне компенсацияләү өчен май запасларын интенсив рәвештә тарката.
Кетоз беренчел һәм икенчел булырга мөмкин. Эре мөгезле терлекләрнең беренчел кетозы рациондагы энергия кытлыгы белән бәйле. Икенчел кетоз теләсә нинди авыру фонында барлыкка килә, сыер азык куллануны кискен киметә. Ике очракта да организм эндоген май запасларын файдалана башлый, алар май кислоталары һәм берничә аминокислота таркалу нәтиҗәсендә хасил булалар.