Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, предприятие һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, эшмәкәрләр. Тимур Галиев Татарстан Республикасына аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар керүне кисәтү чаралары турында сөйләде. Мондый авырулар республика икътисады өчен зур куркыныч тудыра, чөнки предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди матди зыян китерә.
ТР МК Баш ветеринария идарәсе яңалыкларына язылырга: