Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында кадрлар үзгәреше: «Тәтеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе итеп Мария Ванюхина билгеләнде.
Коллективка рәсми тәкъдим итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды.
Мария Ванюхинаны билгеләнүе белән котлыйбыз һәм Тәтеш муниципаль районында эпизоотик иминлекне ныгытуга һәм ветеринария хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа вазыйфасында уңышлар телибез.
Фото: “Тәтеш РДВБ”ДБУ