Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев эш визиты белән «Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУдә булды. Эш сәфәренең максаты районда ветеринария хезмәтенең агымдагы торышы белән танышу һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышу иде.
Учреждение хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Тимур Галиев оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикер алышты, хайваннарда була торган авыруларга карата профилактика чаралары үткәрү һәм территориянең эпизоотик тотрыклылыгын тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Яңа технологияләр һәм эшнең нәтиҗәле ысулларын кертү мәсьәләләре турында аерым сөйләшү булды.
Эш сәфәре ахырында Тимур Галиев ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен һәм компетентлыгын билгеләп үтте. Ул төбәкнең ветеринария хезмәтенең нәтиҗәле эшләве өчен белгечләрнең белемен өзлексез күтәрүнең һәм даими рәвештә тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте.