MAX илкүләм мессенджеры Татарстан халкына туганнары һәм дуслары белән аралашу өчен заманча, уңайлы һәм бушлай чишелеш тәкъдим итә. MAXның үзенчәлеге - тулысынча бушлай аудио-һәм видеошалтыратулар, алар хәтта интернетка тоташу начаррак булганда да эшли һәм мобиль элемтәдә акчаларны шактый азрак тотарга мөмкинлек бирә.
Ни өчен Татарстан халкы MAXны сайлый:
- MAX бигрәк тә пенсионерлар, ата-аналар һәм яшьләр өчен кирәк. Әби-бабайлар оныклары белән чикләүләрсез аралаша ала, ата-аналар - балалары белән, хәтта алар башка шәһәрләрдә укысалар да, даими элемтәдә тора ала, ә яшүсмерләр - баланс турында уйламыйча, дуслары белән иркен аралаша ала.
- Интернет начар булганда да элемтә сыйфаты югары дәрәҗәдә кала, бу ерак районнардагы кулланучылар өчен бик мөһим.
- Кушымта «ак адреслар исемлеге»нә кертелгән, бу хәтта челтәргә керү мөмкинлеге чикләнгәндә дә тотрыклы эшләүне тәэмин итә.
- MAXтан шалтыратырга гына түгел, өстәмә сервислардан да файдаланырга мөмкин, мәсәлән: табибка язылу, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү, ярдәмле уңайлы чат һәм башкалар.
MAX үз функцияләрен даими камилләштерә: хәзер төркемләп шалтыратулар, видеоконференцияләр уздырырга мөмкин, мондый очракта катнашучылар саны һәм вакыт буенча чикләүләр юк, «Көтү залы» режимы, чат, очрашуларны «Избранное»га яздыру мөмкинлеге бар. Россиянең иң эре элемтә операторлары («Билайн», МТС, «МегаФон», Tele2) ярдәме белән трафик кушымтаны кулланганда тарифлаштырылмый – аралашу чыннан да бушлай.
“Безгә, Татарстан халкының, аларның кайда булуларына карамастан, һәрвакыт туганнары белән элемтәдә булуы мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә без MAX мессенджеры үсешен хуплыйбыз - биредә элемтә сыйфаты югары дәрәҗәдә, димәк, кулланучы һәрвакыт үзе шалтырата ала йә аңа шалтырата алалар. Безнең өчен заманча цифрлы чишелешләрне республиканың һәр кешесенә гади һәм аңлаешлы итеп җиткерү мөһим”, – дип ассызыклый Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Илья Начвин.
Якыннарыгыз белән һәрвакыт элемтәдә калыгыз, акчагызны һәм вакытыгызны экономияләгез һәм MAX илкүләм мессенджеры белән заманча технологияләрне кулланыгыз!