Бүген Татарстанда «экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту узды.
Чараның максаты-бөтен ил буйлап 70 миллион агач утырту. Идарә хезмәткәрләре табигатьне саклауга үз өлешләрен кертү өчен утыртуга чыккан.
Узган ел Татарстанда акция кысаларында 600 гектар мәйданда 2 миллионга якын үсенте утырттылар.
Анда 20 меңнән артык кеше катнашты һәм бу күркәм традиция дәвам итә.