Кыргый терлекләрне һәм кош-кортны, шулай ук терлек чыгышлы продукцияне ветеринар документлары булмыйча ташуны булдырмау максатында, Ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе белән берлектә һәм МВД хезмәткәрләренең катнашуы белән көндәлек рәвештә Республика территориясендә терлекләр һәм кош-кортлар хәрәкәтенә контроль алып баралар.
Безнең белгечләр полициянең «Малиновка» һәм «Тула-1» стационар постларында хезмәт итәләр һәм мобиль полиция төркемнәре белән патрульләүдә катнашалар.
Канун бозулар ачыклану очракларында материаллар Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенә карауга һәм тиешле чаралар күрү өчен тапшырыла. 2025 ел дәвамында якынча 3427 транспорт чарасы тикшерелде һәм 75 очракта ветеринария законнары таләпләрен бозу ачыкланды.
Барлык гражданнарга һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез: терлекләрне һәм продукцияне ветеринария документлары булганда гына күчереп йөртеп, Россия Федерациясе законнарын үтәүне сорыйбыз. Раслаучы белешмәләр бирмәгән затлардан хайваннар һәм кошлар сатып алудан тыелырга (1,4 нче форма), шулай ук "Ветис" федераль дәүләт мәгълүмат системасында "Хорриот"компоненты тиешенчә идентификацияләнмәгән һәм исәпкә алынмаган маркировкаланмаган хайваннарны сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.