Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында кадрлар үзгәреше: «Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе итеп Зөлфәт Габдуллин билгеләнде.
Коллективны рәсми тәкъдир итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды.
Зөлфәт Габдуллинны билгеләнүе белән котлыйбыз һәм Мамадыш муниципаль районында эпизоотик иминлекне ныгытуга һәм ветеринария хезмәте сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа вазыйфасында уңышлы эш телибез.