Түләүсез юридик ярдәм

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе гражданнарга ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә консультацияләр бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә:
  

- терлекләрдә йогышлы һәм башка авыруларны кисәтү һәм бетерү чараларын гамәлгә ашыру буенча;

- ветеринария-санитария ягыннан терлек продукциясе иминлеген тәэмин итү буенча;

- халык сәламәтлеген кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау буенча;

- Татарстан Республикасы территориясен Татарстан Республикасыннан читкә хайваннар авырулары кертүдән саклау буенча;

- федераль һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән хайваннар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча.
  

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгечләре (алдан язылу буенча) түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 210 каб.
 

Кабул итү чәршәмбе көнне 14:00 сәг. башлап 16:00 сәг. кадәр, җомга көнне — 10:00 сәг. башлап 12:00 сәг. кадәр (төшке аш тәнәфесе 12:00 сәг. башлап 13:00 сәг. кадәр), бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш, башкарыла.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча 8(843) 221-75-90 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.    
                 
Татарча юридик ярдәм алырга теләүче гражданнар бу хакта мөрәҗәгать иткәндә әйтә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International