Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында кадрлар үзгәреше: «Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе итеп Руслан Котдусов билгеләнде.
Коллективны рәсми тәкъдир итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе җитәкчелеге Руслан Котдусовның һөнәри сыйфатларын югары бәяләде, Мамадыш районында җитәкчелек иткән чорда хезмәт эшенең нәтиҗәлелеге сизелерлек яхшыруын аерым билгеләп үтте.
Руслан Котдусовны билгеләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм Арча муниципаль районында эпизоотик иминлекне ныгытуга һәм ветеринария хезмәте сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа вазыйфасында уңышлы эшләү телибез.