Бу истәлекле дата 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында»гы Федераль закон белән билгеләнде. Ул 2004 елда боевиклар шәһәр мәктәпләренең берсен басып алган Беслан (Төньяк Осетия) фаҗигале вакыйгалары белән бәйле. Бу терракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды.
Бу көнне Бесландагы фаҗига корбаннарын гына түгел, Россиядә булган башка террактларны да искә алалар. Алар арасында 1995 елда буденновскта заложниклар алу, 1999 елда Владикавказдагы үзәк базарда шартлаулар, 2002 елда Дубровкада терракт, шулай ук 2004 елда Ростов һәм Тула өлкәләре өстендә самолетлар шартлаулары.
Террорчылык корбаннарына мәңгелек хәтер!