Ел саен 22 августта илебез мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.
Россия триколоры тарихы артында безнең күпмилләтле дәүләтебезнең гасырлар буе аякка басуы тора. Россия флагы астында бүген төрле милләт һәм халык вәкилләре берләшә.
Ак төс чисталыкны, бәйсезлекне һәм тынычлыкны символлаштыра.
Зәңгәр төс ышанычны, тугрылыкны һәм гаделлекне гәүдәләндерә.
Кызыл төс кыюлыкны, көч һәм батырлыкны символлаштыра.
Россия флагы-бердәмлек, көч һәм киләчәккә ышаныч символы.