Хөрмәтле санитар-эпидемиологик күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез-федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең хезмәт халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә һәм гражданнарның сәламәтлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Татарстан Республикасы Санитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләренең югары профессионализмы, җаваплылыгы тирән ихтирамга һәм танылуга лаек.

Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, иминлек телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International