Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, төбәкнең иң мөһим сәяси чараларының берсе уза

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының ветеринария тармагы хезмәткәрләре сайлауларда актив катнашалар, үз позицияләрен белдерәләр һәм республиканың киләчәген формалаштыралар.

ТР Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәр тавышның әһәмиятен ассызыклады: "Сезнең сайлау Татарстанның киләчәк язмышын билгели. Бүген без регионның күп елларга үсешенә нигез салабыз"»

Яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирелде. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында ведомство хезмәткәрләренең балалары: Апас районыннан Ксения Кәримова һәм Чүпрәле районыннан Айдар Рәхмәтуллин бар иде.

Бу көн алар өчен үзенчәлекле булды:

- "Үз төбәгемнең киләчәгенә беренче шәхси өлеш керттем, зур эшкә катнашымны тойдым", - дип сөйләде Ксения.

- »Минем тавышымның Татарстан киләчәге өчен мөһимлеген аңлавыма шатмын", - диде Айдар. 

Шулай итеп, Татарстанда сайлаулар, төрле буыннарны берләштереп һәм һәр кешенең үз Ватанының киләчәге өчен җаваплылыгын ассызыклап, аерым мәгънәгә ия була.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Тулырак: https://t.me/guvkmrt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International