«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында гриппка каршы массакүләм вакцинация кампаниясе башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.
"Безнең бурыч-кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Әмма иң мөһиме-аларның сәламәтлеге", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Бүген грипптан министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен вакцинацияләделәр. Прививканы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин куйды.
"Без хайваннарны вакциналыйбыз һәм үзебез прививка ясатырга тиешбез. Вакцинадан нәтиҗә булачак дип саныйм. Халәт тойгылары Яхшы, үзгәрешләр юк. Уколдан соң кыенлыклар булмый", - дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин.
Гриппка каршы бушлай прививканы яшәү, уку яки эшләү урыннарындагы поликлиникаларда ясарга мөмкин. 3 сентябрьдән Казанда метро станцияләрендә мобиль вакцинация пунктлары эшли.