«Дәүләт ветеринария хезмәте геройлары»

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында «дәүләт ветеринария хезмәте геройлары»исемле мәкаләләр сериясен дәвам итәбез.

Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз.
Куваров Лев Николаевич - 1930 елда Актаныш районында туган, 1954 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаган. ТАССРның терлекчелек бүлеге начальнигы-авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасына тәкъдим ителә, КПССның Питрәч райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Аннары РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли, терлекчелектә нәсел эшен үстерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы тармагын, шул исәптән республикабыздан чыккан ветеринарияне оештыручыларның берсе.

Ветеринария табибы дипломын алганнан соң фотога (1954 елгы архивтан) 1 рәт 1 уң якта Куваров Л.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International