Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2025 елның 30 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! 

Бу бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген, тынычлыгын һәм татулыгын гәүдәләндерә һәм туган ягыбызның тарихы, гореф-гадәтләре белән горурланган һәркемне берләштерә. Республикабыз ел саен икътисадта, мәдәнияттә, рухи һәм социаль өлкәдә үсешенең яңа баскычына күтәрелә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырта.
Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.

Идарә җитәкчесе Т.М.Галеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International