Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Х Бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты.
Чара «Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә» шигаре белән уза.
Пленар утырыш эшендә катнаштылар:
Мишустин Михаил Владимирович – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе;
Хөснуллин Марат Шакирҗан улы – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары;
Фәйзуллин Ирек Әнвәр улы – РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры;
Журавский Александр Владимирович – Россия Федерациясе Президентының Иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы урынбасары;
Пушилин Денис Владимирович – Донецк Халык Республикасы Башлыгы;
Панин Александр Николаевич – М.В.Ломоносов исемендәге МГУ Геодемография һәм пространство үсеше үзәге директоры.
«Шәһәр мохитен үзгәртеп кору проектларын гамәлгә ашыру елларында без сыйфатлы иҗтимагый киңлекләрнең торак пунктлар йөзен генә түгел, ә кешеләрнең дә кәефен үзгәртүенә инандык. Кече шәһәрләр – территориаль үсеш нигезе, нәкъ менә монда илнең үзенчәлеге, тарихы һәм мәдәни байлыгы саклана. Ышанам ки, форум конструктив диалог һәм Россиянең һәр почмагында тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чишелешләр эзләү өчен мәйданчык булачак», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумының эшлекле программасына күргәзмә экспозицияләре, пленар сессия, интерактив чаралар кертелгән иде.