Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын, шулай ук терлекчелек продукциясен ветеринария документларыннан башка рөхсәтсез ташуны булдырмау максатларында, Ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар һәм кошлар хәрәкәтен көн саен тикшереп торалар.
 

 Безнең белгечләр «Малиновка» һәм «Тула-1» стационар полиция постларында кизү торалар, шулай ук мобиль полиция төркемнәре белән патрульлек итүдә катнашалар. Хокук бозулар ачыкланган очракларда материаллар, карау һәм тиешле чаралар күрү өчен, Россельхознадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсенә тапшырыла.


 2025 елда якынча 3000 транспорт чарасы каралды, ветеринария законнарын бозуның 58 очрагы ачыкланды.
  

Барлык гражданнарга һәм эшкуарларга мөрәҗәгать итәбез: терлекләрне һәм продукцияне ветеринария документлары белән бергә күчереп йөртеп, Россия Федерациясе законнарын үтәвегез сорала. Раслаучы белешмәләрне (1,4 нче форма) бирмәгән затлардан хайваннар һәм кошлар сатып алудан, шулай ук "ВетИС" федераль дәүләт мәгълүмат системасында "Хорриот" компоненты тиешенчә идентификацияләнмәгән һәм исәпкә алынмаган, маркировкаланмаган хайваннарны сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International