«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы уза

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумының пленар утырышында катнаша.
  

 »Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим, беренче чиратта сәүдә-икътисадый һәм инвестиция өлкәсендә. Казанда ел саен уздырыла торган «РОСТКИ» халыкара форумы бу өлкәдә нәтиҗәле мәйданчык булырга тиеш, - дип билгеләп үтте үзенең Юлламасында Рәис Рөстәм Миңнеханов.
  

Форумның максаты – катнашучы илләр арасында икътисадый, сәяси, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итү, шулай ук халыкара хезмәттәшлекне ныгыту.
 
 2026 елда «РОСТКИ» халыкара форумы Казанда 17-18 август көннәрендә узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде:
  

 »Бездә аның нинди булачагын аңлау бар. Республика масштабында гына түгел, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аппараты да эшләячәк», – дип ассызыклады ул.
 
 Җентеклерәк: 
https://t.me/guvkmrt/5091

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International