«Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ 2025 елның 1 яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсендә  «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ 2025 елның 1 яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалды.
 
 Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре җитәкчеләре, «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Самат Мәүлетов, «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
 
 Баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев авыруларны профилактикалау һәм хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
 ВСЭ бүлеге җитәкчесе Валентина Рысаева җыелучыларга ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләренең казанышлары турында сөйләде.
 Ветеринария контроле бүлеге җитәкчесе Алексей Бланк үз хезмәтенең нәтиҗәләре белән уртаклашты.
 Киңәшмә барышында шулай ук финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ персоналы белән идарә итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
 
 Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә уңай бәя бирде. Ул шәһәрдә эпизоотик вәзгыятьне профилактикалауда һәм контрольдә тотуда югары күрсәткечләрне билгеләп үтте һәм ветеринария контроле системасын камилләштерергә кирәклеген ассызыклады.
 
 «Беренче яртыеллык нәтиҗәләре башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, ветеринария хезмәтенең алга таба планлы үсешен дә тәэмин итү мөһим», — дип ассызыклады Тимур Галиев.
 
 Киңәшмә азагында 2025 елның икенче яртыеллыгына, шул исәптән хайваннар авыруларын профилактикалау чараларын көчәйтү һәм ветеринария-санитария экспертизасының сыйфатын күтәрү буенча,  өстенлекле бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International