Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә эш сәфәре

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев эш визиты белән Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булды.
  

Эш визиты барышында ветеринария берләшмәсе биналарын һәм бүлмәләрен, лабораторияләрне карап чыкты, аларның техник торышын һәм җиһазланышын өйрәнде, шулай ук учреждениенең автопаркы һәм аны карап тоту шартлары белән танышты.
 
 Берләшмә коллективы белән очрашып, аның барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
 
 - район халкына ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру,
  - эпизоотологик вәзгыять,
 - эпизоотиягә каршы чаралар уздыруга әзерлек,
 - авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын идентификацияләү эшләрен башкару һәм башкалар.

 Шулай ук лабораториянең нәтиҗәле эшләве һәм авыл территорияләренең иминлеген тәэмин итүдә сыйфатлы ветеринария хезмәте күрсәтүнең роленә багышланган мәсьәләләр дә җентекләп каралды.

Мондый даими эш визитлары килеп туган кыенлыкларны оператив рәвештә ачыклау һәм республикада ветеринария эшенең торышын яхшырту өчен кирәкле карарлар кабул итү мөмкинлеген тәэмин итә.
 
 Фото: "Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International