Кыска һәм мәгълүмати мәкаләләр аша һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Тема: Бактерияләрнең антибиотикларга каршы торучанлыгы.
Хәзерге дөньяда без парадоксаль хәлгә юлыгабыз: кайчандыр медицина могҗизасы саналган антибиотиклар микроорганизмнарның адаптацияләнүенә бәйле рәвештә акрынлап үзләренең нәтиҗәлелеген югалталар. Бу күренеш бактерияләрнең антибиотикларга каршы торучанлыгы дип атала. Кешеләрдә антибиотикларга каршылык антибиотикларны артык һәм нигезсез кулланудан, дәвалау курсын үтәмәүдән генә түгел, ә терлекчелектә антибиотиклар куллануга бәйле рәвештә дә үсәргә мөмкин.
Терлекчелектә җитештерелә торган барлык антибиотикларның 70% ка якыны кулланыла. Бу препаратлар авыру хайваннарны дәвалау өчен генә түгел, интенсив терлекчелек шартларында авыруларны профилактикалау өчен дә, шулай ук үсешне һәм продуктивлыкны арттыруны стимуллаштыру өчен дә кулланыла.
Антибиотикларга каршылык хайваннардан кешеләргә ничек күчә.
• Антибиотикларга чыдам бактерияләр иттә, сөттә һәм йомыркада саклана. Бактерияләрнең бер өлеше термик эшкәртү вакытында үлүгә карамастан, резистент микроорганизмнар еш кына исән калып, кеше организмына эләгәләр.
• Алынган антибиотикларның шактый өлешен хайваннар үзгәрешсез чыгаралар. Хайваннарга кертелгән антибиотикларның 90% якыны экосистемага эләгә һәм табигый резервуарлардагы бактерияләрдә резистентлык формалаштыру өчен идеаль шартлар тудыра.
• Бактерияләрнең генетик материал белән алмашу сәләте аеруча куркыныч тудыра. Хайваннар организмында антибиотикларга карата чыдамлылык алган патоген булмаган микроорганизмнар да авыру кузгатучы бактерияләргә резистентлык геннарын тапшырырга сәләтле. Бу мультирезистент «супербактерияләр» формалашуга китерә, аларга каршы медицина көчсез булып чыга.
• Терлекчелектә «соңгы резерв» препаратларын — кешеләрдә иң авыр, башка препаратларга чыдам инфекцияләрне дәвалау өчен медицина саклый торган антибиотикларны куллану аеруча борчу тудыра.
Бүген бактерияләрнең антибиотикларга каршы торучанлыгына кагылышлы мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә. Куркынычның масштабын аңлап, терлекчелектә антибиотиклар куллануны чикләү өчен кискен адымнар ясалды. 2025 елның 1 мартыннан Россиядә терлекчелектә антибиотиклар куллануның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
Үзгәрешләр терлек азыгына рецептсыз антибиотиклар өстәүне тыя, шулай ук ветеринария даруханәләреннән дә рецептсыз антибиотиклар җибәрү тыела. Продукциядә антибиотикларның калдык микъдарына мониторинг алып барыла, терлекләрне суюга кадәр антибиотиклар кулланганнан соң көтү чоры һәм сөт терлекчелегендә кулланыла торган антибиотикларны чыгару сроклары регламентланган.
Терлекчелеккә бәйле антибиотикларга каршы торучанлык белән көрәштә төп уңышка терлекләрне асрау шартларын яхшырту, катгый биоиминлек, пробиотиклар куллану һәм вакцинация сәбәпче була.