Бүген «Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ учреждениесенең яңа башлыгы расланды.
Чирмешән районының баш ветеринария табибы итеп тәҗрибәле белгеч Рөстәм Мостафин билгеләнде. Һөнәри эшчәнлеген ул 1994 елда Чирмешән ветеринария станциясенең ветеринария табиб-эпизоологы булып башлый. Соңыннан эзлекле рәвештә дәүләт ветеринария күзәтчелеге буенча баш табиб урынбасары, диагностика буенча җитәкче урынбасары, ветеринария лабораториясе мөдире вазыйфаларын башкара. 2021 елда ветеринария-санитария эксперты булып эшкә күчә, ә соңрак эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү юнәлешен җитәкли.
Үзенең хезмәт эшчәнлеге елларында Рөстәм Мостафин үзен теләсә нинди һөнәри бурычларны нәтиҗәле хәл итә алырлык югары квалификацияле профессионал буларак танытты.
Яңа җитәкчегә нәтиҗәле эш һәм киләчәктә һөнәри казанышлар телибез!