Алхәбәр: Африка дуңгыз чумасы чыганагын бетерү буенча регионара команда-штаб өйрәнүләре узачак

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2025 елның 14 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында дуңгызларда Африка чумасы чыганагын бетерү буенча регионара команда-штаб өйрәнүләрен уздыра.
  

Чараның максаты – аеруча куркыныч авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча чаралар комплексын үткәргәндә, шулай ук ведомствоара багланышларга әзерлекне һәм уртак гамәлләрне тикшерү.

Чарада Оренбург өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае ветеринария хезмәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасының территориаль федераль органнары һәм профильле ведомстволары вәкилләре катнашачак. Программа ике: теоретик һәм практик өлешләрдән тора.
Татарстан Республикасында йогышлы авырулар чыганакларын бетерү эпизоотиягә каршы җыелма отряд көче белән башкарыла. Отряд гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең 2020 елның 21 гыйнварындагы күрсәтмәсе белән төзелгән. Әлеге күрсәтмә нигезендә эпизоотиягә каршы отрядлар республиканың һәр муниципаль районында төзелде.
 
Чарада катнашучыларның барысы да, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, республика отрядының эш итү механизмы буенча күрсәтмә мәгълүмат алачак.

Тулырак мәгълүмат алу һәм ММЧ аккредитацияләү өчен 221-76-88 (эчке номер 7306) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International