Чарада идарә башлыгы урынбасарлары, ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр башлыклары һәм баш бухгалтерлары, шулай ук территориаль бүлекләр башлыклары катнашты.
Көн тәртибендә яңгыратылган төп мәсьәләләр:
-2025 елның беренче яртыеллыгында финанс-икътисадый эшчәнлеккә анализ;
- үләт базларын ремонтлау, терлекләрне идентификацияләү һәм предприятиеләрнең биологик иминлеген анализлау;
- 2025 елның 2 яртыеллыгына эпизоотиягә каршы чаралар оештыру;
- 2025 елның 1 яртыеллыгында лаборатория эшчәнлегенә анализ;
- дәвалау-профилактика эшен оештыру;
- ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан мәгълүмат урнаштыру эшенә анализ.